Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләйлә Фазлыева: Ковидка каршы торуга бәйле барлык нәрсәне тарих өчен саклау мөһим

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Covid-19 вирусы таралуга юл куймау белән бәйле барлык материалларны һәм документларны сакларга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде. «Без яңа коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау белән бәйле барлык нәрсәләрне саклау кирәк булуы турында сөйләшәбез. Ышаныгыз, бу уникаль материал, аның сәламәтлек саклау системасының фәнни эшчәнлегенә һәм тулаем фәнгә мөнәсәбәте булырга мөмкин. Бу шулай ук шәхси тарихлар, чөнки без гражданнарның шәхси архивлары турында да әйтәбез.  Шуңа бәйле рәвештә әлеге шәхси архивларны булдыру „кызыл зона“да эшләүче медикларның Covid-19 вирусына каршы тору эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин», — диде республиканың вице-премьеры. Фазлыева әлеге мәсьәләгә игътибар итүнең мөһимлеген һәм «әлеге тарихны күп елларга ничек саклау турында кайгыртырга» кирәклеген әйтте. Ул шулай ук татарстанлыларга быел үзләренең һәм якыннарының шәхси тормышы, казанышлары һәм нәтиҗәләре, Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән бәйле материалларны саклау буенча «үзләренең мәгълүмати ресурсларында диджитал-җыештыру үткәрергә» тәкъдим итте.  «Бу мөһим процесс. Аны Татарстанда флешмоб итеп оештырырга була, дип уйлыйм. Мөгаен, күп еллар элек фотопленкаларда булган шәхси архивларның безнең тормышыбыздан юкка чыгуы турында күпләр уйланадыр. Безнең тарих та шулай ук юкка чыга ала. Бүгенге көндә телефоннар бик тиз генә фотосурәт төшерә, аларны бик тиз генә бетерә дә ала. Бик аз әйберләребезне генә архивта саклыйбыз», — диде Татарстанның премьер-министр урынбасары. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *