Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов керемнең кимүенә юл куйган компания җитәкчеләрен «келәмгә чакырырга» кушты

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер эре предприятиеләренең табышы кимү сәбәпләрен өйрәнү өчен баланс комиссиясе төзергә кушты. Бу хакта ул «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышында белдерде. Эшне җитәкләү Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнде. Үзенең чыгышында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның генераль директоры Рафинат Яруллин 2021 елда «Кварт» ябык акционерлар җәмгыяте һәм «Нәфис» төркеме предприятиеләренең кереме кимүен әйтте. «"Татнефть" керем һәм табышларын 2020 ел белән чагыштырганда артыграк булыр дип фаразлый. Шул ук вакытта нефть чыгаруның чыгымнары арту һәм «ОПЕК +» чикләүләре аркасында керем 2019 елдагы дәрәҗәгә җитмәде. Нәтиҗәдә предприятиеләрнең уртак җыелма күчермәләре 2019 елныкыннан 5 процентка ким булды», — диде Яруллин.   Татарстан Президенты үзенең «Татнефть»кә дәгъвасы юклыгын, ә башка предприятиеләр белән бәйле хәлне тикшерергә кирәклеген әйтте. «Компаниянең уртак салым түләүләре артты, ләкин аларның республикага керү балансында үзгәрешләр барлыкка килде. Без салым түләү системасының үзгәрүе аркасында 30 миллиард сумнан кимрәк алдык. „Татнефть“ компаниясенә дәгъвам юк. Мин компаниянең директорлар советы утырышын уздырдым, яхшы эшләүләрен әйттем. Ә керемнәр кимегән башка предприятиеләр өчен Алексей Песошин җитәкчелегендә баланс комиссиясе уздыруны сорыйм. Нинди сәбәпләр, нилектән килеп чыккан? „Кварт“, „Нәфис“ компанияләре… Аларның милекчеләрен дә чакырырга кирәк. Болар зур, республиканың язмышы өчен әһәмиятле компанияләр, бу сорауларга төшенергә кирәк. Материаллар әзерләгез, бу сорауларның барысын да карарга кирәк», — дип күрсәтмә бирде Татарстан Президенты. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *