Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә татар милли ризыкларын әзерләргә өйрәттеләр
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде
Әлеге чара Идел Буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап уздырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Очрашуның инициаторы - җирле татар милли-мәдәни автономиясе. «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Шерматова Гүзәл. Ул кош теле, өчпочмак ясау буенча мастер-класслар үткәрергә тәкъдим итте.
Очрашуда осталар да катнашты. Алар камыр ризыклары ясау серләре белән уртаклашты.