Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Сәлимгәрәев: Милли матбугатны югары белемле журналистларсыз үстереп булмый

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Милли матбугат чараларын югары белемле, заманча фикер йөртә торган журналистлардан башка үстереп булмый», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. «Медиада эшләргә теләк белдерүче, туган телен яхшы белүче яшьләрне ачыклау максаты белән, редакцияләр югары һөнәри уку йортлары белән хезмәттәшлек итә», — диде ул Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында. «Татарстан журналистикасында белгечләр үстерүдә КФУның Журналистика, медиакоммуникацияләр югары мәктәбе үз өлешен кертә, ләкин татар юнәлешендә бюджет урыннары җидәү генә», — диде Айдар Сәлимгәрәев. Ул «Татмедиа» АҖ каршында журналистика мәктәбе оештырылганын әйтте. «Республика Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2018-2019 елларда барлыгы 16 студент институтка урнаштырылды. Алар редакцияләргә беркетелде. Быел проектның беренче карлыгачлары татар редакцияләренә эшкә урнашачак», — диде. Шулай ук, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бюджет хисабына журналистлар әзерли башлаганын искәртте. «Булачак журналистлар редакцияләрдә практика уза. Бу редакцияләрнең җитәкчеләре үзләре дә студентлар белән очрашулар уздыра. 2022 елда — 21 студент, 2023 елда 20 студент диплом алачак», — дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *