Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Һадиуллин: Татар теле, әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яңа ФГОСларга каршы килми

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, татар теле, әдәбиятыннан яңа дәреслекләр яңа ФГОСларга каршы килми. «Яңадан язарга туры килми. Иске ФГОСларга да, яңасына да җавап бирә», — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнен искәртте. Моннан тыш мәктәпләрдә 31 уку әсбабы кулланыла.

«Татар китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылды, 38 тәрҗемә комплекты Россия Федерациясе мәгариф министрлыгына тапшырылды. 20 дәреслек федераль исемлеккә керде, калганнары әкренләп керер. Бу безнең өчен зур шатлык», — диде Һадиуллин.

Министр татар теленнән башлангыч сыйныфлар өчен «Сәлам» дәреслеге дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүчеләр өчен чыгарылганын, аны Мәгарифне үстерү институты коллективы төзегәнен искәртте. Туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы язганын әйтте, һәм ул дәреслекләр хәзер федераль исемлектә.

Шулай ук, 1-5 сыйныфлар өчен татар телендә математика дәреслеге дә федераль реестрда. «Ул дәреслекләр мәктәпләрдә хәзер дә бар, ләкин уку әсбабы булып укытыла иде, хәзер закон нигезендә дәреслек буларак укытылачак. Апрельдә боерыгы чыгарга тиеш», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

Алга таба бу эш дәвам итәчәк. 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр федераль министрлыкка быел бирелә. «2022 ел азагына кадәр карарга тиешләр. Татарстан китап нәшрияте тарафыннан агымдагы елда федераль исемлеккә кертү өчен, 5-9 сыйныфларда төп фәннәр буенча 41 әсбап әзерләнә», — дип хәбәр итте министр. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *