Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юрий Борисов һәм Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ»ның җитештерү линияләрен карады

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ» компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Карау барышында аңлатмаларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин бирде. РФ вице-премьеры йөк автомобильләре җитештерү һәм компаниянең санкцион чикләүләр шартларында эшләү планнары белән танышты, шулай ук «КАМАЗ» автомобиль заводында төп җыю конвейерын карады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Юрий Борисов Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан ил автосәнәгатенә, шул исәптән «КАМАЗ» автозаводына, импортны тиз арада алмаштыру өчен ярдәм итү чаралары каралачагын билгеләп үтте. Моннан тыш, вице-премьер сүзләренчә, Чаллы автогигантына газ-мотор һәм электр транспорты өлкәсендәге проектлар буенча ярдәм күрсәтеләчәк: «Газ-мотор ягулыгы да, водород тематикасы да, электр автомобильләре дә — болар барысы да „КАМАЗ“ планында кала. Хөкүмәт аларны тормышка ашыруга, шул исәптән кирәкле фәнни-техник үзәк булдыру аша да ярдәм итәчәк». Юрий Борисов билгеләп үткәнчә, завод эшен дәвам итәчәк, җитештерү күләмен киметү планнары юк. Ә чит ил көндәшләренең китүе «КАМАЗ»га Россия базарының зур өлешен алырга мөмкинлек бирәчәк. Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, хәзер «КАМАЗ» К3 линейкасы автомобильләрен чыгаруга күчә. «Без компания эчендә үзебезнең агрегатларны һәм компонентларны җитештерүне арттыру буенча эшне җәелдердек. К3 йөк машиналары — тирән локализацияләнгән автомобильләр, анда чит ил машиналары юк диярлек. Бу продукция белән без куәтләребезне тутырачакбыз», — диде ул. Компания генераль директоры 2023 елның беренче кварталыннан локализацияләнгән компонентлы базада К5 автомобильләрен чыгаруга керешү планлаштырылуын әйтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *