Россия хөкүмәте хезмәт хакы һәм яшәү минимумын арттыру буенча тәкъдимнәрне караячак
Россиянең Хезмәт министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы минималь хезмәт хакының күләмен (МРОТ) һәм яшәү минимумын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерли. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.
Министр ил Президенты Владимир Путинның элегрәк хөкүмәткә минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын индексацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушуын искәртеп узды.
"Икътисади үсеш министрлыгы һәм финанс министрлыгы белән бергә без үз тәкъдимнәребезне формалаштырабыз. Якын арада алар тәкъдим ителәчәк", - диде Котяков Дәүләт Думасы Комитеты утырышында.
Моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль түләүләр, минималь хезмәт хакы күләме арттырылачагы турында хәбәр иткән иде.