Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновскида «Дин дәресләре мәктәбе» шәкертләренә таныклык тапшырганнар

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновсиның Үзәк Җәмигъ мәчетендә өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелегендәге өч еллык "Дин дәресләре мәктәбе"н тәмамлаган шәкертләргә таныклыклар тапшырганнар.

«Дипломнар ел саен тапшырыла. Быел унөченче чыгарылыш булды. Шәкертләр ислам нигезләрен, гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Уку-укытуны Асия хаҗия Мөлекова башлап җибәргән иде.  80 яшь тулса да, ул бүген дә милли хәрәкәттә актив. Асылда, хатын-кызлар йөри. Төркемдә ел саен бер ир-ат була. Ул староста итеп билгеләнә»,  — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Аның әйтүенчә, «Дин дәресләре мәктәбе» 16 ел дәвамында эшләп килә. «Чыгарылыш шәкертләре сынау бирергә тиеш булды. Бер билетта өч сорау. Әлифне таяктан аера белмәгән абый-апалар монда килеп, өч елда Коръәнне үзлегеннән укучы хәзрәт-абыстай булып чыгалар. Коръәнне укып бирә алалар. Шәһәрдән генә түгел, авыллардан да килеп укып йөриләр»,  — диде ул.

Курслар октябрьдән алып апрельгә кадәр дәвам иткән. Шул дәвер эчендә биредә гыйлемле мөгаллимәләр 400дән артык милләттәшебезгә төпле белем биреп, дин юлына басарга ярдәм иткән. «Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында дәресләргә атна саен Ишеевка, Луговое һәм Пригородный бистәләреннән кадәр килеп йөрүчеләр дә бар иде»,  — ди ул.

«Имтихан тапшыручылар өч ел дәвамында өйрәнгән тәҗвид кагыйдәләрен аңлатты, догаларны яттан яңгыратты, Коръәни-Кәрим китабының теләсә кайсы битен ачып, сүрә һәм аятьләрне йөгерек итеп укып бирде»,  — диде Рәмис Сафин.

Асия хаҗия Мөлекова шәкертләренең җавапларыннан канәгать калуын әйткән. Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин бәяләгән. «Ильяс хәзрәтнең һәр соравына төпле аңлатма бирделәр», - диде Асия ханым.

Асия Мөлекованың унбиш шәкерте имтиханнарны уңышлы тапшырып, өлкә мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең дипломнарына ия булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *