Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 апрельдән Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Надежда Мещерякова). Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү ике этапта узачак. Аның беренчесе 1 апрельдә старт ала. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы министрлыгы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. 

Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Бу этапта исемлеккә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар кертелә. Шулай ук бу чорда чиратсыз язылу, беренче чиратта яки язылуда өстенлекле хокукларга ия булган балаларны туплыйлар.   

Икенче этап 1 июльдән башлана һәм 5 сентябрьгә кадәр буш урыннар тулганчы дәвам итә. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән. 

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк. Документлар: баланың атасының яки анасының (яки законлы вәкиленең) паспорты, баланы яшәү урыны буенча теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан алынган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклыгы. 

Кабул итү турында мәгълүмат мәктәп боерыгында языла. Ул гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. Моның өчен шулай ук өстенлек бирә торган, беренче чиратта яки чираттан тыш кабул ителергә хокук бирә торган документлар да тапшырылган булырга тиеш. 

Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балалар өчен мәктәпкә язылу гариза һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң биш эш көнендә рәсмиләштерелә. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *