Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәех Равил Гайнетдин: Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда затлы чаралар үткәрелә

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин "Изге Болгар җыены"нда катнашты. Татарстан җитәкчелегенең эшен югары бәяләде.

"Бүген Болгар җиренә олы бәйрәмгә җыелдык. Бу - Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә торган бәйрәм чараларының кульминациясе. Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Болгарда искиткеч затлы чаралар үткәрелә. Җитәкчеләргә тирән ихтирам, рәхмәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен. Без татар милләтенең, мөселманнарның бердәмлеген исбатлыйбыз", - диде ул.

Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең бу эшкә башлангыч бирүен искә алды.

"80нче елларда ук Тәлгать Таҗетдин бу җиргә килеп, догалар кылды, халыкны ияләштерә башлады. Ул вакытта башлап йөрмәгән булсагыз, бүгенге бәйрәмгә ирешә алмас идек", - диде ул.

Шәех Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгарны торгызу эше белән янып йөрүен, җанын биреп эшләвен искәртте.

Ул ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларның Мәскәүдә дә узачагын әйтте. Анда халыкара мөселман форумы булачак. Башка төбәкләрдә дә бу датага бәйле чаралар узачак. 

"9-10 июнь көннәрендә Касыйм җирлегендә Сөембикәгә һәйкәл ачылачак", - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *