Алабугада йөк машинасы белән автобус һәлакәтеннән соң сигез кешене хастаханәгә салганнар
Алабуга Үзәк район хастаханәсе табиблары йөк машинасы белән вахта автобусы һәлакәтендә имгәнгән 11 кешене тикшергән. Өч кеше амбулаториядә дәвалануга җибәрелгән.
«8 кеше хастаханәдә, табиблар күзәтүендә. Хәлләре уртача авыр дәрәҗәдә дип бәяләнә. Барысы да үз аңында, аларның гомеренә куркыныч янамый», - диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
- «Татар-информ» хәбәр итүенчә, «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә автобус һәм йөк машинасы катнашында юл-транпорт һәлакәте булган. Анда бер кеше үлгән, ким дигәндә биш кеше зыян күргән.