22 ноябрьдә Казан шәһәре Думасының XVIII сессиясе була
Киләсе сишәмбе көнне, 22 ноябрьдә, Ратушада IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының 18нче сессиясе узачак. Депутатларга 23 сорау буенча фикер алышырга туры киләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул исәптән депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертү, шәһәрнең Генераль планында үзгәрешләр кертү, шулай ук Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрендә, Төзекләндерү кагыйдәләрендә кайбер үзгәрешләр кертү турында фикер алышачак.
Моннан тыш, депутатлар башкарма комитетның кайбер структур бүлекчәләрендә, шул исәптән район администрацияләрендә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә күздә тотылган үзгәрешләрне караячак.
Сессиянең көн тәртибенә куелган темаларның берсе Казанда мәгариф системасын үстерү булачак. Сессиянең эше иртәнге 10 сәгатькә планлаштырылган.