Мәскәүдә татар теле дәресләренә йөрүчеләр «Төрки дөнья» темасына презентация ясады
Төрле яшьтәге кешеләр Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгенә татар теле курсларына йөри. Татар теле дәресләреннән тыш, алар тел тематикасына төрле чараларда катнаша, проектлар яклый, татарлар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
Әлеге дәрес «Төрки дөнья» темасына багышланган иде. Укучылар кызыклы презентацияләр әзерләде һәм аларны туган телдә яклады.
Алар төрле төрки халыклар, төркиләрнең тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде, башка төрки халыклар һәм татар сүзләренә чагыштырма анализ ясады. Татар теле курсларын Мәскәү шәһәре татарлары автономиясе оештырды, диелә хәбәрдә.