Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Волейбол федерациясенең төп бурычы – профессиональ уенчылар әзерләү

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын үткәрде. Анда «Зенит-Казан» һәм «Динамо Ак-Барс» профессиональ командаларының быелгы спорт сезонындагы чыгышларына югары бәя бирелде һәм республиканың «Россия мәктәп волейбол лигасы» бөтенроссия проектында катнашуына йомгак ясалды.

Президиум утырышын ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Спорт министрлыгына, волейбол клублары җитәкчеләренә һәм тренерларына, шулай ук сәнәгать предприятиеләренә Татарстанда волейбол хәрәкәтен үстерүгә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең ярдәм белән катлаулы шартларда республика волейболы лаеклы югарылыкта калуын дәвам итә. Барлык шартлар да тудырылган, финанслау белән проблемалар юк, «Газпром трансгаз Казан», «ТрансТехСервис» компанияләре һәм башкалар ярдәм күрсәтә, һәм без, илнең югары волейбол лигасында көндәшлек көчәюгә карамастан, командаларның уңышка ирешәчәгенә ышанабыз», – диде Мөхәммәтшин.

Президиум утырышына йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин профессиональ спортчыларны әзерләүнең нәтиҗәле системасын яшь смена хисабына булдыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәген белдерде.

«Башка илләрдән танылган спортчыларны чакырырга һәм яхшы уен күрсәтергә күп акыл һәм сәләт кирәкми. Без үзебезнең күренекле уенчыларыбызны һәм тренерларыбызны тәрбияләргә һәм әзерләргә өйрәнергә тиеш. Үсеп килүче сменага игътибар итәргә, тәрбия һәм селекция эшен көчәйтергә. Менә безнең федерациянең, «йолдызлы» командаларыбызның баш тренерлары һәм клуб җитәкчеләренең хәзерге этабтагы төп бурычы. Ә моның өчен республикада барлык шартлар һәм резервлар бар», – дип белдерде Татарстанның Волейбол федерациясе президенты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *