Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татмедиа» делегациясе «Московский комсомолец» редакциясе белән тәҗрибә уртаклашты

Татарстан медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге «Татмедиа» АҖ делегациясе Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Журналистлар «Московский комсомолец» редакциясендә булды, яңалыклар контентын булдыруда һәм таратуда заманча трендлар белән танышты.

«Татмедиа» делегациясенә «Татар-информ», «Казанские ведомости», «Челнинские известия», «Шәһри Казан», «Мамадыш-информ», «Зеленый Дол», «НТР» редакцияләре вәкилләре керде.

«Московский комсомолец»ның баш мөхәррире Павел Гусев кунакларга хәзерге трендларны исәпкә алып ничек эшләве — газетаның басма версиясен үстерергә тырышуы турында түгел, социаль челтәрләрдә һәм интернетта да зур эш алып баруы турында сөйләде. Ул шулай ук Россия медиасының киләчәге турындагы фаразлары белән уртаклашты.

«Московский комсомолец»ның әйдәп баручы хезмәткәрләре төрле актуаль темалар буенча эш алымнары турында сөйләде. Татарстан делегациясе шулай ук үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

Очрашу ахырында « Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республикадан алып килгән сувенирлар — түбәтәй, чәкчәк һәм «Казан» журналы чыгарылышын бүләк итте.

«Бу Казан турында, аның традицияләре турында иң шәп журнал. Казан - гади шәһәр түгел», - диде ул.

  • Павел Гусев - Россия журналисты, медиаменеджер, җәмәгать эшлеклесе, «Московский комсомолец» газетасының баш мөхәррире һәм хуҗасы, Мәскәү Журналистлар берлеге рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы. Ул Россиянең атказанган журналисты һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дә.
  • «Московский комсомолец» - совет һәм Россиянең көндәлек газетасы. Ул 1919 елның декабрендә «Юный коммунар» исеме белән чыккан һәм башта ук яшьләрнең сәяси активлыгына юнәлтелгән. 1929 елның 1 сентябрендә басмага «Московский комсомолец» исеме бирелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *