Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алексей Песошин «Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVIII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Сайлап алуда катнашкан 150дән артык кеше 25тән 220 мең сумга кадәр премия алган. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы 2005 елдан бирле үткәрелә, оештыручылар - Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ул гамәлдә булган чорда Россия галимнәре һәм инноваторлары 27 мең 442 заявка биргән. Шуларның 2597се җиңүче булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, конкурс галимнәр һәм уйлап табучылар, студентлар һәм мәктәп укучыларының инновацион эшчәнлеген стимуллаштырырга тиеш. «Технологик суверенитетны тәэмин итү мәсьәләсе беренче планга чыкканда, күп тармаклар буенча үз идеяләрен тормышка ашыру, бизнесны үстерү потенциалы бик зур», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта инновацион инфраструктура, университетлар, академик институтлар, иҗтимагый оешмалар һәм әлеге процесс барышында төзелгән кече предприятиеләрнең икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлеген көчәйтү бик мөһим.

«Бу эштә алдынгы инженер мәктәпләре дә, республика югары уку йортлары базасындагы стартап-технологик эшкуарлык студиясе дә ярдәм итәчәк. Татарстанда төрле юнәлешләр буенча инвестицион һәм инновацион активлык өчен барлык шартлар да бар», - дип ассызыклады республика Хөкүмәте башлыгы.

Аннары Алексей Песошин «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

2022 елда «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVIII конкурсында стартаплар һәм инноваторлар 1965 гариза биргән. Экспертлар советы тарафыннан Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисади, социаль һәм гуманитар үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар каралды.

«18 ел эшләү дәверендә без юл башында 2,6 меңгә якын компанияне финансладык һәм хупладык. Стартапларга аларны үстерүдә, акча җәлеп итүдә, Россия базарына чыгаруда ярдәм итү - безнең өстенлекле бурычлар», - диде Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов.

Инновацион стартаплар һәм студентлар проектлары 9 номинация буенча акчалата бүләкләр алдылар: «Перспектива»,« Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты,» Наноимпульс», «Цифрлы икътисад«,» «Ел патенты», «Яшьләр инновация проекты», «Илкүләм технологик инициатива проектлары һәм «Социаль әһәмиятле инновацияләр».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *