Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алексей Песошин Татарстан Инвестиция-венчур фонды Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук фән һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырыш «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Инвестиция-венчур фонды технологик эшкуарлыкка ярдәм программалары комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә һәм студентларга һәм яшь белгечләргә фәнни эш аша үз бизнесларын төзү мөмкинлеге бирә.

Экспертлар «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы һәм 2022 елгы Акселерация программасы нәтиҗәләрен карады.

Шулай ук Алексей Песошин 2023 елда Казанда узачак Россия венчур форумы буенча оештыру комитетын уздырды. Күзәтүчеләр советы әгъзалары стартапларга ярдәм итү кораллары һәм «Сколково» фондының инновацияләр белән эшләве турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә форумны үткәрү көне – 16 мартта дип расланды.

Утырыш барышында Күзәтчеләр советы әгъзалары «Ростелеком» ГАҖнең инновацияләр белән эше, фән сыйдырышлы бизнеска ярдәм итү механизмнары турында нотыклар тыңладылар, «РЖД» ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлында инновацион проектларны һәм карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *