Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Чит илләрдәге ватандашлар Татарстан ярдәменә хәзер аеруча мохтаҗ

Катлаулы халыкара вазгыятьне исәпкә алып, чит илдәге ватандашлар җәмгыятьләре хәзерге вакытта республика тарафыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан адресына мөрәҗәгатьләр саны кимеми, шуңа күрә киләсе елда бу юнәлештә эшне арттырырга кирәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Утырыш уртак формада узды: кунакларның бер өлеше Казанда иде, башкалары дөньяның төрле нокталарыннан – якын һәм ерак чит илләрдән видеоконференция форматында катнашты. Аерым алганда, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Координация советы чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшчәнлеген Россиянең бердәм тышкы сәясәте кысаларында төзи, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә тора.

«Узып баручы елда ватандашлар белән эшләү юнәлеше активлашты. «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм ватандашларга ярдәм итү комиссиясе системалы рәвештә эшли башлады. Аның эшендә безнең республикадан мин актив катнаштым», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул чит илләргә сәфәр вакытында республика делегациясе әгъзаларының ватандашлар белән очрашуларын оештыру тәҗрибәсе үзен уңай яктан күрсәтте, дип билгеләп үтте.

«Тыгыз графикка карамастан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар җәмгыятьләре активы белән җылы, формаль булмаган шартларда аралашыр өчен вакыт таба. Быел гына да мондый очрашулар Казахстанда, Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда, Төркиядә һәм Азәрбайҗанда үткәрелде», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән күпьяклы багланышлар үсешенә аерым игътибар бирде. Быел Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын бирелү яшьләрне халыкара диалогка җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм ватандашларның иҗтимагый оешмалары зур эш башкара. Март аенда Бөтенроссия татар эшкуарлары съезды, август аенда Бөтендөнья татар конгрессы съезды, ноябрьдә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы узды.

Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, ватандашлар белән хезмәттәшлекне гади булмаган тышкы сәяси вазгыятьне исәпкә алып үстерергә кирәк. Аның фикеренчә, бу объектив таләпләрне киләсе елга эш планнарына кертергә кирәк.

«[Чит илдәге ватандашлар] Татарстан тарафыннан игътибарга һәм ярдәмгә хәзер аеруча мохтаҗ. <...> Республикага мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми. Безнең республикага күчеп килүче ватандашлар белән мәсьәлә актуальләшә. Ярдәм турында да сораулар бар: чит илдә туган телне ничек үстерергә һәм башкалар. Шуңа күрә яңа идеяләр бирергә, закон инициативасы белән чыгарга кирәк. Киләчәк 2023 елда без бу эшне көчәйтергә тиеш», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *