Арчада VII районара Мәһдиев укулары үтте
1нче декабрь көнне Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII районара Мәһдиев укулары үткәрелде. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
Әдәби чарада язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов, язучы, прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча җаваплы методисты Энҗе Мостафина, укытучылар, укучылар һәм башка әдәбият-сәнгать сөючеләр катнашты.