Татарстанда Чулман елгасында балыкчы суга төшеп китеп үлгән
Алабуга районының Тарловка бистәсе янындагы Чулман елгасында ярдан бер чакрым ераклыкта боз астына киткән кеше турындагы хәбәр бүген 12.35 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына алынган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, балыкчының исән булуы сизелмәгән. Шаһитләр боз ватылудан шикләнеп, аның янына барырга курыккан.
Тәүлек буе эшли торган 6нчы зона отряды коткаручылары «Хивус-6» һава мендәрендә кереп, мәетне судан алган һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.
Табиблар ир-атны туңып үлгәндер, дип фаразлаган. Мәрхүмнең шәхесе билгеләнә.