Казанда ун катлы йортларның берсендәге фатирда йорт җиһазлары янган
Казанда Ямашев проспектындагы ун катлы йортларның берсендәге фатирда янгын чыккан. Бу хакта 8.44 сәгатьтә 101 номеры буенча янгын сагы хезмәтенә хәбәр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче каттагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.