Казанда күп катлы йорттагы фатирда көмешкә ясау аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылган
Бүген кичкә сәгать 7 тирәсендә Казанның Павлюхин урамындагы күп катлы йортларның берсендәге фатирда көмешкә ясый торган аппарат шартлау сәбәпле, тәрәзәләр ватылган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, анда янгын сүндерүчеләр килгән һәм фатирда янгын чыгу билгеләре булмавын ачыклаган. Зыян күрүчеләр юк.