Татарстанда республика телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы составы үзгәрде
Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Республика телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы составына үзгәрешләр кертелде. Республика премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.
Совет составыннан элек Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментын җитәкләгән Александр Терентьевны чыгарганнар. Аның урынына республика Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары — эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов билгеләнде.
Шулай ук совет составына Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин да кертелде.