Үзбәк галиме Абдулла Расулов: Үзбәк телле басмага татар белгечләре нигез салган
«XX гасыр башында чыккан газеталар татар, төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасын тәшкил иткән үзбәк теленә җайлашкан телдә нәшер ителгән», - диде ул.
Тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Абдулла Расулов төрки телле китап тарихына багышланган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе конференциясендә Төркестанда үзбәк телле басмалар турында сөйләде.
«1870 елдан Төркестан генерал-губернаторы Константин фон Кауфман боерыгы белән «Төркестан хәбәрләре» газетасына кушымта итеп «Туркистон вилоятининг газети» бастырыла башлый. Бу газета өчен Кауфман Петербургтан гарәп шрифтын алып килүләрен сорый. 6–7 айдан соң Ташкентка дөяләрдә (бу вакытта тимер юллар салынмаган була әле) шрифтлар белән хәреф җыючы татар белгечләре – Шаһингәрәй Биккулов, Габделлатыйф Яушев, Гали Биктимеров килә һәм беренче үзбәк телле басмага нигез салына», - диде ул.
Аның әйтүенчә, Төркестан генерал-губернаторы тәрҗемәчесе Шаһингәрәй Ибраһимов һәм генерал-губернатор канцеляриясе тәрҗемәчесе Мөхәммәд Чанышев зур энтузиазм белән «Туркистон вилоятининг газети» газетасын оештыруда үз өлешен кертә. «1872 елдан Шаһингәрәй Ибраһимов газетаның мөхәррире була. 1883 елны Чанышев аңың редакциясе белән җитәкчелек итә. Газета 1883 ел ахырыннан 1917 елга кадәр басыла. Абдулла Яушев һәм Мөхәммәд Курмишев канцеляриядә Төркестан генерал-губернаторы һәм Төркестан өлкә газетасы редакциясендә машинист булып эшләгәннәр», - диде галим.
«1906 елда татар кешесе Исмаил Абидов Ташкентта «Тәраккый» газетасына нигез сала. Бу газета 1906 елның 27 июненнән 1906 елның 20 августына кадәр атнасына ике тапкыр чыга. Мәгариф һәм азатлык идеяләрен пропагандалаучы «Тәраккый» газетасы җирле язучылар тарафыннан тәнкыйтьләнә. Газета редакциясе җирле идарә тарафыннан эзәрлекләнә. «Тәраккый» газетасы 72 көн генә яшәсә дә, Төркестанда милли матбугатны торгызуда мөһим роль уйный», - диде Абдулла Расулов.
Галим XX гасыр башында чыккан газеталар татар, төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасын тәшкил иткән үзбәк теленә җайлашкан телдә нәшер ителгәнен әйтте.
Абдулла Расулов фикеренчә, Төркестанда татар мәгърифәтчеләре тарафыннан гамәлгә куелган матбугат битләре илнең иҗтимагый-сәяси, икътисади, хәрби, мәдәни һәм мәгариф тормышын алдынгы итә.
«1917 елгы февраль революциясеннән соң Төркестан җәдитчеләренең татар мәгърифәтчеләре белән басмачылык өлкәсендәге хезмәттәшлеге яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Әхмәд-Зәки Вәлиди, Пулат Солиев, Кәбир Бәкер, Мөхтәр Бәкер һ.б. Төркестандагы иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша», - диде галим Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырган конференциядә.
Югарыда атап үтелгән шәхесләр түбәндәге газеталарны чыгара: