Кеше хокуклары шурасы әгъзаларына Путиннан кувалда белән үтерелгән "Вагнер" сугышчысы турында сорамаска кушылган
Шура әгъзаларына “президентны борчымас өчен” кискен сораулар күтәрмәскә кушканнар. Русия гаскәре турында “фейклар" канунын куллану, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белдергән протестлар турында сораштыру да рөхсәт ителмәгән.