Питрәч районының Беренче Май бистәсендә ике катлы мәчет төзелә
Питрәч районының Богородск авыл җирлегенә кергән Беренче Май бистәсендә мәчет төзелә. Мәчет торак пунктка кергәндә үк урнашачак. Төзелеш эшләре бер ай элек башланган иде. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыров сүзләренчә, бина ике катлы булачак. Беренче кат ир-атлар намаз залы буларак кулланылачак, икенчесе - хатын-кызлар залы. Мәчет каршында шулай ук имам йорты булачак.
Төзелешне 2023 елның 1 маенда тәмамларга планлаштыралар.