Кукмарада «Педагогик бәхәс: бала тормышында цифрлаштыру» дигән темага семинар булды
Кукмараның «Гөрләвек» балалар бакчасында төбәкара «Педагогик бәхәс: бала тормышында цифрлаштыру» дигән темага семинар булды. Анда Арча, Мамадыш районыннан да кунаклар - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.
Көн саен кызымны балалар бакчасыннан алырга кергәндә төркемдә торган интерактив тактага күзем төшә: телевизор сыман зур «планшетны» һәрвакыт балалар сарып алган була. «Хәзер мин, минем чират җитте!»- дия-дия, алар интерактив тактада саннар, хәрефләр өйрәнә, уеннар уйный.
«2021 елдан башлап цифрлаштыруга багышланган проект өстендә эшлибез. Бу проект өч елга каралган. Бер елы үтте, шуңа күрә семинарга бергәләп фикер алышырга күрше районнардан хезмәттәшләрне чакырдык. Әлеге проектны эшли башлаганчы алдагы елда откан грант акчасына интерактив өстәл, такта, уеннар һәм планшетлар сатып алынды», - ди «Гөрләвек» балалар бакчасында мөдире Зөлфия Гайнетдинова.
«Үземне квалификацияне күтәрү буенча укуда сыман хис иттем, семинар бик ошады», - дип, фикерләре белән уртаклашты Арчаның «Балачак» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Хисаметдинова.
«Гөрләвек» балалар бакчасы, 2020-2021 елларда ике ел рәттән телләргә багышланган ике конкурста җиңеп, барлыгы 1 миллион сумлык грантка ия булган. Быел татар теле тәрбиячесе Эльвира Габдрахманова 50 мең сумлык грант откан. Бу акча балалар бакчасын җиһазландыру өчен өстәл-урындыклар, интерактив җиһазлар, һәр төркем өчен экраннар, проекторлар, 4 ноутбук, төсле принтер һәм башкалар сатып алынган.