Лениногорск нефть техникумы студентлары 2022 елгы «Абилимпикс» чемпионатында җиңде
Лениногорск студентларына «Абилимпикс» - 2022 чемпионатында җиңүләре өчен Россия буенча сәяхәткә сертификат тапшырдылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Тимур Абдурахмонов «Мастер ОЦИ», Родион Китаев «Веб-дизайн», Айдар Хәйруллин «Мәгълүматлар базасы администрациясе» компетенцияләрендә үзләрен иң оста итеп күрсәтте. Шушы көннәрдә алар Казанда, җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасында катнашачак.
Җиңүче студентларга кубоклар, медальләр, төбәкләр буенча сәяхәт итеп, өстәмә белем туплау өчен сертификатлар да бирделәр. Моннан тыш, аларның һәркайсы 125 меңнән алып 150 мең сумга кадәр акчалата премия алган. Җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга да шундый ук акчалата бүләк тапшырылды.