Мәскәүнең «Нур» ансамбле артистлары Казанда чыгыш ясады
29 ноябрьдә Казанның «Тәртип» радиосы Габдулла Тукай исемендәге филармониядә «Әниләр марафоны» акциясе һәм «Үз илемдә үз көем» дигән гала-концерт үткәрде.
Анда «Нур» ансамбле солистлары Алсу Фәтхуллина һәм Наил Хәйбуллов чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәген тәкъдим итте, гала-концертта катнашучылар дипломы һәм «Тәртип» радиосының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.