КФУ метеорологы буран һәм бозлы яңгыр хакында кисәтте
Әгәр фаразлар чынга ашса, алдагы берничә көндә Казанда айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Казанда ял көннәрендә төнлә һәм көндез кар явуы көтелә. Әгәр фаразлар дөрескә чыкса, алдагы берничә көндә шәһәрдә айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк», - дип кисәтте ул.
Галим ачыклык керткәнчә, Татарстан башкаласында декабрьдә явым-төшемнең уртача айлык нормасы 43 миллиметр тәшкил итә. Ай башында шәһәрдә явым-төшемгә кытлык күзәтелде, әмма тиздән вазгыять тамырдан үзгәрергә мөмкин. Моннан тыш, Төньяк Атлантикадан циклон килүгә бәйле рәвештә Казанда сизелерлек җылытачак, шулай ук бозлы яңгыр явуы ихтимал.