Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан видео урнаштырган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Ватан Геройлары көне уңаеннан видеоролик урнаштырды. Бу истәлекле дата Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
«Мы гордимся Вами! <...> Үзебезнең каһарманнарыбыз белан горурланабызны!» – дип язылган видеоязма астында.
Роликта татар шагыйре Муса Җәлилнең «Батырлык турында» шигыреннән соңгы юллар, шулай ук хәрби батырлыклар кылган татарстанлылар турында мәгълүмат бар.