Аракчино – Югары Ослан кичүендә һава мендәрендәге судно йөри башлады
Аракчино – Югары Ослан кичүендә һава мендәрендәге судноны җибәрделәр, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Судно 6:00 дән 19:00 гә кадәр һәр сәгать саен йөри. Юл бәясе 120 сум тәшкил итә, үзегез белән кул йөген бушлай алырга була. Урын алып торган өстәмә багажның бәясе 50 сум тәшкил итә, диелгән хәбәрдә.