Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Татарстан күпмилләтле Ватаныбыз белән бергә тышкы һәм эчке каршылыкларны җиңә. Россия Федерациясенә күмәк санкцияләр басымы шартларында республикада хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармаклары җайга салынган эшне дәвам итә, алар ил җитәкчелегенә ярдәм күрсәтә. Татарстан озак еллар дәвамында җитештерү комплексының өзлексез эшләве өчен булдырылган нык нигез, кеше капиталы һәм үсеш алган инфраструктура ярдәмендә үсешен саклап кала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгатендә шундый сүзләр китерде.
«Республиканың күпмилләтле халкы аның үсешенең әһәмиятле ресурсы булып торуын аңлап, без гражданнарның социаль гарантияләрен тәэмин итәбез, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын эзлекле рәвештә гамәлгә ашырабыз.
Республиканың үсеш гарантлары арасында идарә карарларын кабул итүдә татарстанлыларның катнашуы да бар. Халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салуда барлык дәрәҗәдәге муниципаль хакимият органнары мөһим роль уйный. Җәмгыять белән даими диалог шартларында гражданнарның үтенечләрен канәгатьләндерү бурычларын нәкъ менә алар хәл итә.
Цифрлаштыру дәүләт органнары эшчәнлегенең ачык булуын тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып бара. Ел ахырына кадәр без барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүне төгәлләргә ниятлибез, бу аларны республика халкына күрсәтүнең ачыклыгын һәм контролен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкарма органнар эшчәнлегенең ачык булуын арттыру һәм ришвәтчелек куркынычларын киметү инструментлары арасына «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» мәгълүмати системалары керә, алар халыктан җавап алу, гражданнарга үз фикерләрен белдерү һәм киң даирә мәсьәләләрне хәл итүдә халыкка катнашу мөмкинлеге бирә. Бу платформаларны без кулланырга һәм киләчәктә үстерергә ниятлибез.
Кеше һәм аның дөньяны кабул итүе традицион рәвештә игътибар үзәгендә кала. Республикада иҗтимагый институтларны үстерү бурычлары системалы рәвештә хәл ителә. Бу максатларда халык арасында массакүләм мәгълүмат чараларында законга хөрмәт, хокукый нигилизмны җиңү һәм коррупциянең теләсә нинди формаларын актив рәвештә кире кагу кебек кыйммәтле ориентирлар булдыруга юнәлдерелгән агарту эше алып барыла. Мәгариф оешмаларында балаларны һәм яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик һәм коррупциягә каршы тәрбияләүгә юнәлдерелгән чараларның бөтен спектры кулланыла. Казан федераль университеты каршында Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе эшли, ул хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү программаларын тормышка ашыра. Программалар үз өлкәләрендә администрацияләүнең теоретик белемнәренә һәм практик күнекмәләренә ия булган югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Ел саен әлеге программалар буенча 5 мең кеше укый.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә без тормыш эшчәнлегенең икътисади һәм социаль өлкәләрендә ришвәтчелекне профилактикалау өчен барлык чараларны эзлекле рәвештә үтәргә үзебезнең тәвәккәллекне белдерәбез һәм республика халкының коррупциягә каршы сәясәттә ярдәменә өметләнәбез», – диелә мөрәҗәгать текстында.