Ялларда Татарстанда көчле җил, кар көртләре һәм -17 градус салкын көтелә
Шимбә Татарстанда болытлы һава торышыы һәм кар көтелә. Кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шулай ук көчле җил фаразлана, тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, көнчыгыш районнарда – 17 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез терекөмеш баганасы -5..-10 градус күрсәтәчәк.
Моннан тыш, синоптиклар юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.