Татарстан укучылары программалаштыру буенча Бөтенроссия олимпиадасында медальләр алды
Татарстан укучылары командалары программалаштыру буенча XXIII Бөтенроссия олимпиадасында алтын һәм бронза медаль, икенче һәм өченче дәрәҗә диплом алды. Республиканы 14 команда, 39 укучы тәкъдим итте.
«Олимпиадада барлыгы 222 команда катнашты <...>. Татарстан делегациясе катнашучылар саны буенча Мәскәүдән кала, икенче булды», - диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучыларының Not today командасы алтын медаль белән бүләкләнде. Казанның 2нче лицей-интернатының Sin@ командасы бронза медаль алды.
Лобачевский исемендәге лицей укучылары кергән No-brainers командасы һәм Казанның Лобачевский исемендәге 2нче лицей-интернатының «Девочки с хоккея» командасы икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булды.
Өченче дәрәҗә дипломнар 2нче лицей-интернатның «План Эвакуации» һәм «ЖВиШ» командаларына, шулай ук Лобачевский исемендәге лицейның һәм Казанның 131нче лицееның Ivan командасына булды.
Программалаштыру буенча мәктәп укучыларының XXIII Бөтенроссия команда олимпиадасы 5 декабрьдә Санкт-Петербургта узды.