Казанда М7 юлында автомобиль таптаган хатын-кыз һәлак булган
Бүген көндез М7 юлында Мәскәү ягыннан Казанга таба барганда юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Deawoo автомобиле 73 яшьлек әбине таптаткан. Ул рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган. Автомобиль белән 44 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз урында ук үлгән.