Рөстәм Миңнеханов билгеле икътисадчы Александр Аузан лекциясендә катнашты
Бүген М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты деканы, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Аузан Татарстан Хөкүмәте Йортында «Кеше капиталы һәм икътисади үсеш: икътисадның мәдәни кодлары» темасына лекция үткәрде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аузан кеше капиталының яңа характеристикалары, мәдәни өлеш һәм икътисади үсеш арасындагы закончалыклар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, мәдәни кыйммәтләр белән җан башына туры килә торган эчке тулай продукт арасында тотрыклы бәйләнеш бар. Мәдәният, икътисад һәм сәяси мөнәсәбәтләрнең багланышлары әнә шуннан гыйбарәт.
Икътисадчы фикеренчә, мәдәният милләтнең көндәшлек өстенлекләренә: эшмәкәрлеккә, инновацияләргә, хуҗалыкның мобилизацион ысулларына һәвәслегенә һ.б. йогынты ясарга мөмкин.
Шулай ук Аузан бөтен илнең дә, аерым алганда Татарстанның да, спецификасын һәм аның характерлы үзенчәлекләрен ачты, төбәк дәрәҗәсен һәм төбәкләрнең мәдәни үзенчәлегенә таяна алырлык үсеш стратегияләрен анализлады.
Рөстәм Миңнеханов белгечкә Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә тикшерелгән фәнни алымнарның мөһимлеген әйтте.