Шагыйрь Мансур Шиһапов белән хушлашу Зур Концерт залында узачак
Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 11 декабрьдә, 08.30 сәгатьтә Казанда, Зур Концертлар залында узачак.
Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал хәбәр итте.
Мансур Шиһапов бүген вафат булды. Аңа 82 яшь иде.