Узган тәүлектә Татарстанда 95 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 95 яңа очрагы расланган. Алдагы көндә 90 кешенең ковид йоктыруы теркәлгән булган. Шулай итеп, бу чир белән авыручылар өченче көн рәттән арта.
Узган тәүлектә 41 пациент, алдагы көндә 31 кеше хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 191 351 кеше ковид йоктырган. Шул ук вакытта бу чирдән республикада яшәүче 188 265 кеше (узган тәүлектә – 104 кеше, алдагы көндә - 84 кеше) терелгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йогышлы авырулар таралуы турында кисәтте һәм фильтрлар эшен көчәйтергә чакырды.