Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннең Вагай авылында Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм кирәк: Мәчет өчен бер миллион

Төмәннең Вагай авылында Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм кирәк: Мәчет өчен бер миллион

Төмәннең «Яңарыш» сайтында «Мәчет өчен бер миллион» дигән язма чыкты. Аны Вагай авылыннан Елена Абдуллина язган, Гөлнур Вәлиева тәрҗемә иткән.

Узып баручы елга йомгак ясап, безнең районда мәктәпләр һәм күп фатирлы торак йортлар төзелеше белән беррәттән район үзәгендә Җәмигъ мәчете төзү дә мөһим вакыйгаларның берсе булды. Ул Вагай авылына керү юлында, Октябрьская һәм Крупская урамнары киселешендә урнашкан.

Вагай районында 22 меңнән артык кеше яши һәм аларның яртысы мөселман динен тота. Шул сәбәпле, безнең районда мәчетләр саны күп. Районда барлыгы 26 ислам гыйбадәтханәсе исәпләнә, ә 27енчесе район үзәгендә төзеләчәк.

Төзүдә актив катнашучы Руфат Рамазанов мәчет турында сөйләде.

- Мәчет төзү турында беренче тапкыр 2016 елда якташыбыз һәм баш меценат, «Енисей» корпорациясенә нигез салучы Тамир Алимбаев белән танышканда сүз башладык. Танышу күптәннән мәчет төзү идеясе белән хыялланучы Әмирхон Шәрипов ярдәмендә булды.

Аның белән идеяләрне уртаклашып, кирәкле проектны табу һәм эшләү өчен озын, авыр процесс башланды. Бу гади бурыч түгел, чөнки үзәк мәчет барлык районнар мәчетләрен дә берләштерүче, матурлыгы һәм уңайлылыгы ягыннан өлкә Аллаһ йортларынан калышмаска тиеш. Кабардино Балкариядә төзелә торган мәчет проекты климат шартлары буенча туры килмәде. Аннары Төмән шәһәрендәге «ИСТ архитектура-инженерлык төркеме» проект институтына шул иман йортына охшаш итеп ясарга заказ бирелде. Аны барлык техник шартлар белән эшләү бәясе 1 млн сумнан артык тәшкил итте.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков ярдәменә таянып, район үзәгендә җирле мөселман дини оешмасын төзергә кирәк иде. 2016 елның июнендә ул теркәлде, аны Тухтасын Кульмамәтов җитәкләде. Шуннан соң килештерүләр, проект белән дәүләт экспертизасын узу, җир кишәрлеген эзләү һәм рәсмиләштерү дәвам итте.

Элекке район башлыгы Рамай Сөнгатуллин мәчет төзү идеясен хуплады. Авылга кергәндә аны төзү өчен җир участогы бүлеп биреп, аны тизрәк әйләндереп алуда һәм рәсмиләштерүдә, шулай ук төзелешкә рөхсәт алуда ярдәм итте.

Бүлеп бирелгән җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 4480 квадрат метр тәшкил итте. Схема буенча ул дүрт зонага бүленә. Үзәк зона - мәчет урнашкан өлеш. Мәчет каршында төп аллея һәм ландшафтлы мәйдан булачак, ул җәйге вакытта мөселман бәйрәмнәре өчен кулланылачак. Машиналар туктау урыннары сулда һәм уңда урнашачак. Аерым бинада мөселман үзәге, китапханә, мәдрәсә булачак.

Яңа мәчет 150гә якын диндарны сыйдырачак, анда ирләр һәм хатын-кызлар заллары планлаштырыла.

2020 елның апрелендә проект дәүләт экспертизасын узды, аның бәясе 900 мең сум тәшкил итте. 2022 елның маенда төзелешкә керешергә мөмкин иде. Төзүче - «Авангард» компаниясе. Акча җыю оештырылды, моның өчен социаль челтәрләрдә һәм мессенджерда төркемнәр булдырылды, анда мөселман оешмасы счеты реквизитлары буенча садака күчереп була иде. Акча җыю дәверендә оешма хисабына 4 млн 200 мең сум акча кергән, аларның өч миллионы Тамир Алимбаевтан.

Җыелган акчага Винзили керамзит гравие заводыннан блоклар сатып алынды. Аның директоры Риволь Саммасов 50 процентлы ташлама ясады.

Төзелешкә әзерләнү эшләре агымдагы елның июнь аенда түләүсез нигездә техника, вак таш, ком һәм буш вакытларын биргән булышчылар ярдәмендә башланды. Бер көндә Вагай районы мәчетләренең имамнары фундамент салырга ярдәм иттеләр. Шул ук көнне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков, Вагай районы мөхтәсибе Әхмәт Ишмөхәммәтов, Тубыл шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Илдар Алеев һәм җирле мөселман дини оешмасы әгъзалары белән бергә Аллаһның яңа гыйбадәтханәсен төзү хакына Коръән аятьләре укылды. Мәчет бинасының нигезе салынды.

Нигез салу стадиясендә Вагай районы, Тубыл һәм Төмән шәһәрләре мөселманнары, районыбыз өчен шундый истәлекле вакыйга турында белеп, ял көннәрендә килеп, берничә көнгә тукталып, булышып тордылар. Гомумән алганда, мәчет төзелешендә 200гә якын кеше катнашты, шул исәптән эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итүчеләр - шәхси эшмәкәрләр Борис Богатырев, Рәсим һәм Заһит Мәхмүдовлар.

Хәзерге вакытта төзелгән нигез беренче кат плитәләре белән ябылган һәм киләсе елга кадәр эш тукталып торды. Алдан түләү сыйфатында стеналарын торгызу һәм мәчетне тышлау өчен 1 800 мең сум күләмендә акча күчерелгән, түләүнең гомуми суммасы 2 млн 300 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта төзелеш материаллары Төмән шәһәрендә язга кадәр саклана.

Хөрмәтле мөселманнар, безгә калган өлешне түләргә акча җитми. Кирпеч өчен калган акчаны һәм аны китереп җиткерү өчен түләргә кирәк, ә бу 1 млн.сум. Шуңа күрә мин барлык диндар мөселманнарны «Мәчет өчен миллион сум акча» җыюны оештырырга чакырам.

23 декабрьдә 12.00 сәгатьтә район үзәгендә «Магас» кафесында хатым-аш булачак. Барыгызны да әлеге чарада катнашырга һәм игелекле эшкә үз өлешегезне кертергә дәшәбез.

Мәчет төзегәндә бер генә кадак булса да керткән кешегә, дин белгечләре әйтүенчә, шунда ук оҗмахта торак төзелә башлый. Мәчет төзелешендә катнашканнарга һәм садака керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәсем килә.

«Енисей» компаниясенә нигез салучы Тамир Алимбай улына; элеккеге район башлыгы Рамай Фәрид улына; «Сельский труженик» газетасының баш мөхәррире Илдар Гайсинга, «АрктикПромИзыскания фәнни-җитештерү берләшмәсе» генераль директоры Реваль Хөснетдиновка; «Винзили керамзит гравие заводы» директоры Риволь Фердаус улына; «Авангард» компаниясе директоры Әмирхон Атоевичка; Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйковка; Вагай районы мөселман дини оешмасы җитәкчесе Тухтасын Әбделхәсән улына; «Новострой» оешмасы директоры Артур Оганисянга; шәхси эшмәкәрләр Алик һәм Шамил Сәитовларга; «Ягоды ПЛЮС» сәүдә-җитештерү компаниясе генераль директоры Эльмар Ибуковка; «Статус» җитештерү-төзелеш компаниясе башкарма директоры Рөстәм Ариповка; Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Кориковага аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Мәчет төзүгә садака-ярдәм җыю өчен реквизитлар:

  • ИНН: 7206056602
  • Р/Счет: 40703810367100000378
  • БИК банка: 047102651
  • Назначение платежа: Добровольное пожертвование на строительство мечети в с. Вагай Вагайского района
  • Получатель: ММРО с. Вагай Вагайского района Тюменской области
  • Наименование банка: Западно-Сибирское отделение № 8647 ПАО Сбербанк
  • ОКПО: 09268402

Белешмәләр өчен контакт: 8 922 267 80 38 - Руфат Рамазанов.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Футбольная суперзвезда Эрлинг Хааланд станет игровым персонажем в Clash of Clans

Жителей Москвы и области предупредили об усилении ветра

Мать инвалида, которого не признавали погибшим в «Крокусе», получит выплату

Российские удобрения стали для Европы «новым газом»

Музыкальные новости

«Медицина бессильна»: в семью Анастасии Костенко пришла беда

"Динамо" и "Зенит" назвали стартовые составы на матч 26-го тура РПЛ

Стасу Михайлову исполнилось 55

Азербайджанский олигарх Год Нисанов – владелец рынков «Садовод» и «Фудсити» стремительно теряет поддержку элиты после теракта в «Крокусе»

Новости России

РЕН ТВ: в Москве школьник напал на студента с ножом из-за длительного конфликта

Подмосковные синхронистки выиграли бронзу на Чемпионате России

Помощник Дениса Майданова сообщил, что у артиста началась аллергия из-за таблеток

Спортивный марафон «Сила России» пройдет в Химках летом

Экология в России и мире

Эти образы сделают вас вас молодой и стильной

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Президент России Владимир Путин подтвердил проведение XVI Международного военно-музыкального фестиваля «Спасская башня»

Серфинг в России 2024: места, где можно поймать волну

Спорт в России и мире

Медведев сыграет с Бубликом в Мадриде 

Надаль навестил в больнице 16-летнюю российскую теннисистку

Рублёв победил Давидович-Фокину в 3-м круге «Мастерса» в Мадриде, отыгравшись с 0:5 на тай-брейке

Мирра Андреева обыграла Вондроушову в третьем круге турнира WTA в Мадриде

Moscow.media

"Банда четырех" против демократии

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week

МИД Таджикистана вручил протестную ноту российскому послу

Google вложит 2 миллиарда долларов в дата-центр в Индиане







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *