Чаллыдагы шәхси ашыгыч ярдәмнең баш табибы Николай Зотов һәлак булган
Чаллыдагы шәхси ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов фаҗигале һәлак булган. Бу турыда ул җитәкләгән шәхси клиника социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Бүген иртән безнең клиникалар челтәренең баш табибы һәм учредителе Зотов Николай Александрович фаҗигале һәлак булуын хәбәр итәбез», диелә клиника хәбәрендә.
Аның ничек һәлак булуы хәбәр ителми, телефон шалтыратуларына җавап бирмиләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Николай Зотовны өлешчә мобилизация кысаларында чакырдылар, ул махсус операция зонасына беренчеләр рәтендә китте, диелә бу хәбәрдә.
Социаль челтәрдә соңгы постын ул өч атна элек хәрби форма кигән фото белән куйган. «Безнең артта Туган илебез! Безнең янәшәдә туганнар! Алга!» дип язган ул.
Фото: © скриншот