«Чаян» журналының декабрь саны ришвәтчелек һәм казах юморына багышланган
«Чаян» журналының яңа, декабрь саны чыкты. Укучылар анда ришвәтчеләрнең гамәлләре турында фельетон укый алачак, тагын бер материалда журнал укучыларына Гавриил Державинның ришвәтчеләр белән көрәшүе турында сөйлиләр.
«Полный абзац» рубрикасында Тукай районында яшәүче хатынның санаулы минутларда дипломлы юрист булуы, ә Бөгелмә районы Ключевка авылы халкының буалардан мәхрүм калуы турында белергә мөмкин.
«Веселые гости Чаяна» дигән рубрикада казахларның ни өчен үзләреннән көләргә яратуы турында язылган.
Шулай ук журналда карикатура, юмореска, шигырь, пародия һәм, әлбәттә, мәзәкләр урын алган. Моннан тыш, журнал менюсына чаянворд, уен, серле почмак һәм башка бик күп нәрсәләр кергән.
Басма сайтында яңа номерна табарга һәм журналга язылырга мөмкин.