Мөслим районы хакимияте Казанга мобилизацияләнгән ир-атлар янына баруны оештырды
Мөслим районы хакимияте өченче тапкыр Казанга мобилизацияләнгән ир-атлар янына аларның якыннарын алып баруны оештырылды.
З.Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йорты үзешчәннәре «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен концерт куйды. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә..
Сугышчан рухны күтәрергә килгән мөслимлеләрне биредә бик җылы каршы алдылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең изге теләкләрен җиткерде, һәммәсенең Ватаныбызның чын герое, горурлыгы булуын билгеләп үтте.
«Казан Экспо» һәм Танк училищесында хәрби өйрәнүләр узучы Мөслим ир-атлары белән район җитәкчелеге, якыннары очрашты. Ир-егетләргә шәхси эшмәкәр Рузалия Габдрахмановадан күчтәнәчләр тапшырылды, хәрби максатларда куллану өчен квадрокоптер бирелде.