Щелково шәһәре Җәмигъ мәчетен төзекләндерәчәкләр
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге резиденциясендә Щелково шәһәр округының Мөселман җәмгыяте делегациясен кабул итте.
Очрашуда Щелково мөселманнары мөфтигә шәһәрнең Җәмигъ мәчетен төзекләндерүгә бәйле планнары турында сөйләде һәм шуның проектын тәкъдим итте. Россия мөселманнарының рухи лидеры бу саваплы башлангычны хуплады һәм егерме ел элек җәмгыять аксакаллары белән мәчет төзү турында фикер алышуларын искә төшерде. Ул Мәскәү өлкәсендә сафка бастырылган беренче Аллаһ йорты булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегация составында Мөселман җәмгыяте рәисе Рушан Мәхмүтов, имам-хатыйб Руслан Новиков һәм җәмгыятьнең Попечительләр советы әгъзалары бар иде.
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов искәрткәнчә, шушы вакыт эчендә төбәктә мөселманнар саны сизелерлек арткан һәм мәчетне төзекләндерү – өммәтнең актуаль ихтыяҗларына җавап бирә торган мантыйкка ярашлы һәм нигезле карар.
Рушан Мәхмүтов исә Щелково мөселманнары һәм шәхсән үз исеменнән күп еллар дәвамында һәрьяклап ярдәм күрсәткәне һәм яңа масштаблы проектка хәер-фатиха биргәне өчен мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.