Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә беренче тапкыр татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә нәшер ителде

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим иттеләр.

Журналистлар белән очрашуда билгеле булганча, фундаменталь әсәрләр рус теленә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәгә алынган авторлар арасында Ш.Мәрҗани, М.Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, репринт басмаларның авторлары арасында Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирхан бар.

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Сәид хәзрәт Шаһавиев, КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин катнашты.

Ришат Хәмидуллин киләчәккә планнар турында сөйләште. 

«Китаплар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан нәшер ителде. Бу – 11 китап. Аларның дүртесен без гарәпчәдән русчага тәрҗемә иттек. Булган китапларны сканер аша үткәреп, сайтка урнаштырачакбыз. Безгә беренче кайтавазлар килә башлады. Гарәп галимнәре безнең хезмәтләргә гаҗәпләнә. Безнең планда – әлеге китаплар белән халыкара күргәзмәләрдә катнашу. Дөньяга безнең зур мирасыбыз барлыгын күрсәтергә телибез», – диде ул үз чыгышында.

Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Репринт басмаларның оригиналлары Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фондында бушлай файдалану, уку һәм күчереп алу өчен урнаштырылган, ул цифрлаштырылган борынгы дин гыйлеме хезмәтләреннән татар, иске татар һәм гарәп телләрендәге 1806 томны үз эченә ала. 2022нче елда фонд 237 китапка тулыланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *