Дәүләт органнары һәм оешмалар соцчелтәрләрдә үз битләрен ачарга тиеш булачак
Татарстанның дәүләт органнары һәм алар карамагындагы оешмалар соцчелтәрләрдә үз битләрен ачып, эшчәнлекләрен шунда күрсәтеп барырга тиеш булачак. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу хакта закон проектын бүген парламентның 38нче утырышында кабул итте.
Закон проекты дәүләт, җирле үзидарә органнары эшенең ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән. «Закон проекты буенча, халык оешмалар эше турында тулы һәм аңлаешлы мәгълүматка ия булырга тиеш», - диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Ул 2009 елдан Татарстанның рәсми порталы гамәлдә булуын, аның аша башкарма комитет, җирле үзидарә органнары сайтларына кереп булуын искәртте. Министр сүзләренчә, оешманың сайты гына җитәрлек түгел, чөнки хәзер социаль челтәрләрнең популярлыгы зур.
Шулай ук, закон проектында, эшчәнлек өлкәсе үзенчәлекләрен исәпкә алып, оешмаларга социаль челтәрләрдә рәсми битләрен ачу мәҗбүри булмаган норма да бар. Соцчелтәрләр буларак оешмалар «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»ны сайлый ала.