Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ренат Вәлиуллин: 1891-1917 елларда татар дәреслекләре биш миллион данә белән чыккан

Ренат Вәлиуллин: 1891-1917 елларда татар дәреслекләре биш миллион данә белән чыккан

«Укучыларга аларның күбесе бушка таратылган, дәреслекләрне меценатлар чыгарган», - диде филология фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин 1891-1917 елларда татар телле дәреслекләрнең биш миллионнан артык данә белән чыкканын әйтте.

Аның әйтүенчә, 1891-1917 елларда бастырылган фәннәр буенча дәреслекләр булуын исәпкә алганда, 740 атамалы 1010 басма 5 026 630 данә белән, ә революциягә кадәрге татар китаплары исемлеге 15 мең нөсхә белән дөнья күрә. «Димәк, татар басма китабының зур өлешен гуманитар дисциплиналар буенча татар дәреслекләре тәшкил иткән. Моның сәбәбе – басмачыларның үз милләтен мәгърифәтле, тәрбияле итеп күрүдә», - диде ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итү кичәсендә ул 1905 елдан соң татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләрендә кулланыла торган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр саны арткан булганын сөйләде.

«Дәреслекләрнең санын татар телендә бастырылган китапларның гомуми күләме белән чагыштыру кызык. Мәсәлән, 1912 елда Россия мөселман халыклары телләрендә 608 китап (2 812 130 данә) чыга, шул исәптән 361е - татар телендә, шуларның 55е - татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланыла торган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр. 1913 елда татар телендә чыккан 356 китапның 73е, ягъни якынча шуның - 20 проценты гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр», - ди ул.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина 

Ренат Вәлиуллин бу санны «гаҗәп дәрәҗәдә зур күрсәткеч» дип саный. «Укучыларга аларның күбесе бушка таратылган, дәреслекләрне меценатлар чыгарган. Хәзер китап чыгаруны күп кеше бизнеска әйләндерә. Әмма ул вакытта меценатлар мәдәни-агарту эшен өстен күргән», - диде монография авторы.

«Дин фәне өлкәсендәге китаплар исемлектә зур урын алып тора. 1891-1917 елларда алар күпсанлы басмалар, тиражлар белән чыга, бу халыкның дин өлкәсендә гыйлемле булуы белән бәйле. Күләме ягыннан икенче урында әдәбият дәреслекләре тора. Бу китаплар озак вакытлар татарлар өчен мәгълүмат чыганагы булып торган, ХХ гасыр башыннан авторлар балада гомумкешелек төшенчәләрен һәм кыйммәтләрен тәрбияләүне максат итеп куя», - диде ул.

Татар һәм рус телләре буенча дәреслекләр өченче урынны тәшкил иткән. «Басылган 118 дәреслекнең 9ы гына рус телен өйрәнүгә багышланган. 1907 елдан соң, гомумтөрки теленнән татар теленә күчү һәм милли үзаң арту сәбәпле, татар теле дәреслекләре саны арта. Татар халкы тарихы һәм гомуми тарих буенча дәреслекләр гуманитар фәннәр арасында иң азы. 1897-1916 елларда - барлыгы 41 басма, шуларның 23е татар һәм төрки халыклар тарихына, 18е - гомуми һәм Россия тарихына багышланган», - ди автор.

Ренат Вәлиуллин татар җәдит мәктәп-мәдрәсәләрендә укытылган гуманитар фәннәр дәреслекләрен бастыру XIX йөз ахыры - ХХ йөз башында татар милли басмасының мөһим юнәлеше булып торуын искәртте.

«XIX гасыр башыннан яңа типтагы дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырыла башлый, ләкин алар аз санлы була. Соңрак басмаларның саны арта, эчтәлеге камилләшә. Әйтик, 1891 елда – 8, 1899 елда - 29, ә инде 1916 елда - 66 гуманитар дәреслек чыга. Гомумән алганда, 1891 елдан 1916 елга кадәр 1010 басма басылган, татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләре өчен язылган гуманитар фәннәр буенча 740 исемдәге дәреслек бастырылган», - диде ул.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Генерал Гийо: РФ за год нарастила арсенал МБР с гиперзвуковым блоком "Авангард"

Священник пояснил, почему в этом году 9 мая не будут поминать усопших

Более 1,6 тысячи человек участвовали в параде Победы во Владивостоке

Появилось видео отправления военной техники на парад Победы в Москве

Музыкальные новости

Заместитель Росгвардии генерал-полковник Алексей Воробьев поприветствовал участников патриотического конкурса в центре спорта и образования "Самбо-70"

Каратисты из Тулы завоевали призовые места на соревнованиях в Санкт-Петербурге

Владимир Путин вступил в должность президента РФ на новый шестилетний срок

Начались переговоры Путина с Пашиняном

Новости России

Песков: погода не повлияет на парад Победы в Москве

Сильный ветер повалил деревья в Москве

Главные новости дня, 8 мая 2024 года

"Спать не ложитесь. Ждите!": как Юрий Левитан объявил о Победе

Экология в России и мире

Travel-эксперт Тариел Гажиенко: на длинные выходные — по киношным местам

Одна из целей неофашистского Азербайджана - уничтожение Христианства

Как сохранить здоровье легких?

Аналитическое исследование «585*ЗОЛОТОЙ» показало, сколько тратят на обручальные кольца в 2024 году в разных городах России

Спорт в России и мире

Лучший теннисист Казахстана сдал позиции в чемпионской гонке ATP

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид

Moscow.media

Сотрудники столичного ОМОН «Авангард» почтили память боевых товарищей

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская

Комфорт в каждой детали: игровые кресла GC-780 и GC-840 от Bloody

Военные следователи навели порядок на Братской могиле воинов 35-й береговой батареи в Севастополе







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *