Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп 34 яшьлек язучы һәм журналист Айгиз Баймөхәммәтов сайланды.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, ул бүген, 16 декабрьдә, 5 еллык срокка республика Язучылар берлегенең XIX съездында күпчелек тавыш белән сайланды. Әлеге вазифага язучы Ринат Камал да тәкъдим ителә. Язучы Флюр Галимов үз кандидатурасын тавыш бирүдән төшерә.
- Айгиз Баймөхәммәтов – 2014 елдан Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2008 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителә.