«Татар җыры-2023» лауреатлары билгеле
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасы булды.
Беренче чыгыш ясаган Зөлфәт Хәкимгә премияне «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев тапшырды, калган артистларга «Алтын барс»ны сәхнә артында тапшырдылар.
Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды.
Алып баручылар әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен» Ләйсән Гимаевага «Татарстанның Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы указны имзалаган.
Концертта җырчы Эльмира Сөләйманованы искә алып, аның "Балан ачы шул, балам" җырын башкарганын экраннан күрсәттеләр.
"Алтын барс" алучылар исемлеге: