Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Катарга мәртәбәле кунак буларак дәүләт бәйрәменә килде

Бүген, 18 декабрьдә, Катарның Милли көне бәйрәм ителә. Бу вакыйганы бәйрәм итүгә мәртәбәле кунак сыйфатында Татарстан Президенты һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакырылган – ул Катарга бер көнлек эш сәфәре белән килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны дәүләт министры Шейх Фахад бин Файсал Әл Тани һәм Катардагы Россия илчесе Дмитрий Догадкин каршы алды.

Катар ягы чакыруы буенча Татарстан Президенты «Дарб ас – Саи» –  катар мәдәнияте фестивалендә булды, шулай ук мәдәният министры шәех Абдеррахман Әл Тани белән очрашты.

Әңгәмә барышында ул хезмәттәшләре белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкларның мәдәни-цивилизация үзенчәлеген саклау мәсьәләләре – төркем эшенең мөһим юнәлешләренең берсе, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Республика җитәкчесе фикеренчә, Катар, ислам хезмәттәшлеге оешмасының даими әгъзасы буларак, Россиянең Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим һәм ышанычлы партнеры булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Катарның Милли көне – Катарда берләшү һәм бәйсезлек алу бәйрәме. Ул ел саен үткәрелә. Бәйрәм көне дәүләт башлыгы Әмир Катарның декреты белән 2007 елда кертелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *